Боерган авылыннан Гөлфия Мәхмүтованы балалары 65 яшьлек юбилее белән котлый!
Боерган авылында гомер итүче газизләрдән-газиз кешебез – әниебез Гөлфия Кыям кызы Мәхмүтованың күркәм юбилее – 65 яшь тула. Без аны чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз, иң мөһиме – сәламәтлек телибез.
Әниебез гап-гади, кеше күңелен аңлый белә торган асыл зат, җирдә нык басып тора, дөньяны, кешеләрне ярата, һәрберебез өчен җан атып яши. Биш баланы үстергәндә күпме борчылулар күргәндер, ә мәшәкате күпме тагын. «Ана даны» медале юкка гына бирелмидер шул. Ул бит эшеннән дә аерылмады – колхозда терлекчелектә хезмәт куйды, безгә дә йөрәк җылысы да, кайгыртучанлыгы да җитте. Әнкәебезнең иң күркәм сыйфатлары – сабырлык, кеше хәленә керә белү, аз гына шатлыкны да зур итеп кабул итү һәм рәхмәтле булу. Кайчан килеп кермә, тәмле ризыгы әзер, йорт-җиребез җитеш.
Әнкәй! Сиңа туган көнеңдә ниләр генә теләсәк тә аз булыр сыман. Син безнең җылы кояшыбыз, сүрелә күрмә – гел шулай балкып яшә, бик кирәк син безгә. Тормыш мәшәкатьләре белән мавыгып, кайгыртучанлыгыбыз җитмәсә, күңел түребездә йөртә торган җылы сүзләребезне әйтәлми йөрсәк, кичерә күр: без сине бик яратабыз. Күп еллар әле безне шатланып, яратып каршыла, туып-үскән нигезебезнең җылы кояшы булып яшә.
Рәхмәт, әнкәй, күкрәк сөтең белән
Күңелебезгә иман иңдердең.
Тән сихәте ташламасын сине,
Кояшныкы булсын гомерең.
Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың. Безнең теләкләргә 45 ел буе иңне-иңгә куеп яшәгән әтиебез дә кушыла.
Нет комментариев