Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Биклән авылыннан Рәмзия Вәлиеваны 80 яшьлек юбилее белән Рәзинә Сәетгәрәева котлый!

21 сентября 2018, 10:10

830

0

0

Биклән авылында туып-үсеп, бүгенге көндә дә авылыбызга иман нуры таратучы ак әби – Рәмзия Габделхак кызы Вәлиеваны күркәм юбилее – 80 яшьлек гомер бәйрәме белән ихлас күңелемнән котлыйм.
Гомер буе изге күңелле, кешеләргә, туганнарына хәерхаһлы Рәмзия абыстайны авылыбызда һәркем зурлый, хөрмәт итә. Ул нинди ярдәм сорап барсаң да кире бормый: киңәш белән дә, эш белән дә ярдәм итә. Батыр йөрәкле бу мәрхәмәтле Ана өчен балалары да өзелеп тора. Ул үз вакытында дин дәресләрен авылыбызның йөзьяшәр әбекәе Сания абыстайдан алган, өстәвенә, мәдрәсәләрдә укып, үзенең дини аңын тагын да үстергән абыстай. Авылыбызда шундый мәрхәмәтле, олы җанлы кешеләр булу белән чиксез горурланам. 
Рәмзия апа! Яратып «апа» дип әйтүем юкка түгел, без сезнең гаилә, балаларыгыз белән гомергә туганнардай дус-тату яшәдек. Икенчедән – нурлы йөзеңә карап беркем дә сиңа 80 яшь бирмәс. Киләчәктә дә елларга баш бирмичә, балалар бәхетенә, исәнлегенә куанып яшәргә насыйп булсын. Кешеләргә карата кылган изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын! Сезгә булган соклануым, тирән хөрмәтем – менә шушы шигырь юлларында.

Безнең Рәмзия абыстай

Биклән авылында яши 
Дәрәҗәле бер гаилә.
Иманлы йорт хуҗасы – 
Вәлиева Рәмзия.
Балалары үзе кебек,
Тәрбияле, иманлы.
Яшь чагында тол калып,
Үстерде ул аларны.
Әти дә булды аларга,
Әни дә үзе булды.
Көне-төне җир тырмашып,
Үрнәк тәрбия кылды.
Төп нигез урынына
Ташпулат салды улы.
Ике сеңлесенә һәрчак
Суза ул ярдәм кулы.
Авылдашларга зур бүләк –
Тарих язып калдырды.
Кулдан-кулга йөри китап,
Әй, син, рәхмәт яугыры!
Кызлары фәрештә кебек,
Уңган, тырыш, сабырлар.
Тату гаилә учагында 
Үсә нәсел-тамырлар.
Шөкер итеп туймый Ана 
Иманлы кызларына.
Кыйбласына тугры калып,
Бастылар намазлыкка.
Кешеләргә һәрчак йөзе
Ачык булыр, нур чәчәр.
Рәмзия абыстайны һәркем
Моңлы тавышыннан белер.
Һәрбер йортта көткән кунак,
Иманлы йорт хуҗасы –
Ул безнең абыстаебыз,
Ак яулыклы киңәшче.
Олы җанлы, киң күңелле
Бикләннең абыстае.
Кабул булсын чын күңелдән
Укыган догалары. 
Еллар тыныч, имин булсын,
Яшәсен изге җаннар.
Аларның догаларыннан
Сирпелсен безгә иман.

Чиксез хөрмәт белән авылдашыгыз, урамдашыгыз Рәзинә Сәетгәрәева.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X