Якты юл
  • Рус Тат
  • Байбүләк авылыннан Тәнзилә Мәхмүт кызы Газизованы 80 яшьлеге белән котлыйбыз!

    --, 6 июнь 2018 - 13:45
    210
    0
    0

    Байбүләк авылында яшәүче кадерле әниебез Тәнзилә Мәхмүт кызы Газизованы 80 яшьлек олуг юбилее белән тәбрик итәбез. Кадерлебезгә иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
    Тырыш, тынгы белмәс әниебезгә нинди генә рәхмәт сүзләре әйтсәк тә аз булыр кебек. Әниебез гомере буе терлекчелек тармагында хезмәт куйды. Авыр булса да, үз эшен бик яратып, күңел биреп башкарды. 35 яшендә тол калып, безне – биш баланы үстереп, олы тормыш юлына чыгарды. 
    Сулар ага торды, гомер шулай үз көенә үтә торды. Әниебезнең 50 яшьлек юбилеен уздырабыз дип йөргән көннәрдә абыебыз Илдусның гомере өзелде. Әниебезгә кайгы-хәсрәтнең бик ачыларын күрергә туры килде. 12 яшендә оныгы Русланны да җирләде. Аларның авыр туфраклары җиңел булсын.
    Әниебез яшәгән йортны кабаттан кайгы җилләре шакымасын, һәр туар таң бары шатлык-сөенечләр генә алып килсен иде. Сау-сәламәт булып, балаларының, оныкларының, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп, тагын озак еллар яшәргә язсын иде аңа.

    Син бит, әни, безнең өчен кояш,
    Синнән нурлар алып яшибез. 
    Озак яшә, әни, картайма әле,
    Иң кадерле, якын кешебез.

    Иң матур теләкләр белән кызлары Розалия, Раушания, уллары Ильяс, Илшат, кияүләре, киленнәре, 14 оныгы, 8 оныкчыгы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: