Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Байбүләк авылыннан Равис Рифкать улы Зәйнәшевны 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

23 июня 2018, 09:40

1204

0

0

Байбүләк авылында гомер итүче кадерле кешебез Равис Рифкать улы Зәйнәшевны 60 яшьлек олы юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз, аңа чын йөрәктән чыккан изге теләкләребезне юллыйбыз.

Безнең өчен бик тә кадерле һәм газиз булган әтиебез, дәү әтиебез! Иң беренче чиратта без синең сәламәт булуыңны телибез, чөнки саулык – яшәешнең асылы. Син безнең өчен барысын да эшлисең. Әниебез белән иңгә-иң куеп яшәвегез, без балаларыгызга, оныкларыгызга биргән наз һәм тәрбиягез өчен мең рәхмәт сезгә. Кешелекле, кече күңелле, һәрвакыт ярдәмгә килүче әтиебез булу белән без горурланабыз. Ифрат сабыр, түзем булуың, безне һәрдаим аталарча кайгыртуың алдында баш иябез, сокланабыз сиңа. Киләчәктә дә безгә алтын кулларыңның җылысын тоеп яшәргә, какшамас терәгебез булырга язсын. Әниебез белән озак еллар дәвамында тигезлектә, муллыкта, балаларга һәм оныкларга куанып яшәсәгез иде. 
Хезмәтеңне яратып, җиренә җиткереп башкарасың. Гел шулай ару-талуны белмичә гомер ит, йөрәгең бүгенгедәй өметле хыялларга бай булсын.

Уйлама әле олыгаям дип,
Шат-көләч бул, сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күрсен гомерләрең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Җәй аенда тугангамы,
Күңелеңдә бары изгелек.
Кылган яхшылыгың кире кайтып,
Күрсәң иде бездән игелек.

Сине яратып балаларың, оныкларың, туганнарың, әниебез, әбиебез исеменнән кызың Резедә. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев