Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Азатнур Ишморатовны 75-яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

30 октября 2020, 09:40

519

0

0

Азатнур Ишморатовны 75-яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

Таулык авылында яшәүче әтиебез Азатнур Галимҗан улы Ишморатовка 28 октябрьдә 75 яшь.

Газиз кешебез, кадерле әтиебез, бабабыз! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, оныкчыкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатен, мәрхәмәтен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч картлыкта гомер ит!

Котлы булсын, әти, туган көнең,
Кояш кебек балкый йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен синең гомер көзләрең.

Сине яратып, тормыш иптәшең Зәйнәп, балаларың Алмаз, Гөлназ, киленең Рамилә, киявең Рамил, оныкларың Ләйсән-Рафис, Алсу, Марат, оныкчыгың Алинә. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев