Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Азат Сәйфуллинны 50 яшьлек юбилее белән Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы котлый!

12 февраля 2021, 10:20

381

0

0

Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы хуҗалыкның баш инженеры Азат Рәсим улы Сәйфуллинны 50 яшьлек юбилее белән тәбрик итә.

Хөрмәтле Азат Рәсимович! ! Сез зур профессионал осталыкка ия, техниканы биш бармагыгыз кебек белгән, үз эшегезне чын күңелдән яратып башкара торган, хуҗалыгыбыз үсешенә үзегездән саллы өлеш керткән кеше. Тырышлыгыгызны кызганмыйча, вакыт белән исәпләшмичә хезмәт итүегез өчен мең рәхмәт Сезгә. 
Гаиләгез өчен дә Сез ышанычлы терәк, таяныч. Киләчәктә дә тормыш иптәшегезнең, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, җаваплы хезмәтегездә җан тынычлыгы белән армый-талмый эшләргә, гомер буе тырышкан хезмәтегезнең әҗерен күрергә язсын. Сезгә күтәренке күңел, рух ныклыгы, гаилә бәхете, тигезлек, балалар игелеге, бәрәкәтле озын гомер телибез. Тормышыгыз бүгенгедәй матур булсын. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев