Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Айсылу Миңнуллинаны 90 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

09 октября 2020, 10:45

768

0

0

Торнаташ авылында туып-үскән, бүген дә шунда гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез Айсылу Нәгыйм кызы Миңнуллинаны 90 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. 

Дистәләрне дистәләргә кушып гомер йомгакларыңны сүтсәң дә, күңел матурлыгыңны саклап, җан аклыгыгыңны башкалар белән бүлешеп яши беләсең син, әниебез. Безне дә үзең кебек итагатьле, сабыр һәм түзем булырга, тормыш кадерен белергә өйрәтеп үстердең. Бүген дә син безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы, гаилә учагын сүндерми саклаучы иң изге, иң кадерле зат. 
Әниебез сугыш еллары баласы, күпне күргән, күпне кичергән кеше. Әтиебез белән өч бала үстерделәр, һәрберсенә лаеклы тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгардылар. Бүген оныклары, оныкчыклары өчен сөенеп яши. Әниебезнең исән-сау булуына, безне елмаеп каршы алуына куанабыз. 
Газиз әниебез, әбиебез! Бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, бәхетең мул булсын. Безнең күңел җылыбызны тоеп, игелегебезгә куанып, җан тынычлыгы белән тагын озак еллар яшә әле. Картлыгың саулык-сәламәтлектә, тынычлыкта һәм муллыкта үтсен.

Котлы булсын, әни, туган көнең,
Матур булып атсын таңнарың.
Рәхәт яшә, игелеге кайтсын
Син үстергән һәрбер балаңның.

Сине чиксез яратып, балаларың, кияү-киленнәрең, онык-оныкчыкларың исеменнән кызларың Кадрия һәм Рәкыя.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев