Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Айгөл Ханованы туган көне белән «Мусабай» кооперативы хезмәт коллективы котлый!

10 мая 2020, 11:10

493

0

0

Җитәкчебез, хезмәттәшебез Айгөл Ренат кызы Ханованы чын күңелдән туган көне белән тәбрик итеп, иң җылы, изге теләкләребезне юллыйбыз. 

Хөрмәтле Айгөл Ренатовна! Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше тудыра, диләр. Сез дә үз бәхетегезне үзегез тудырып, гаиләгезгә, тормыш иптәшегезгә, балаларыгызга, хезмәттәшләрегезгә дә өлеш чыгарып яшисез. Әтиегез салган юлдан китеп, бер дә ялгышмагансыз. Сезнең тырышлык белән безнең хуҗалыкның районда абруе зур. Сез һәрчак безгә алтын киңәшләрегезне бирәсез, коллектив тату булсын өчен барчабызны да тигез күрәсез. Сезнең тырышлыкка, максатчан, эзләнүчән булуыгызга, балаларын, гаиләсен яратучы, әти-әнисен, туганнарын кайгыртып яшәүче хатын-кыз булуыгызга сокланабыз. Сез барысына да өлгерәсез. 
Йөрәгегездә бервакытта да яхшылык һәм зирәклек бетмәсен, үз эшегезгә бирелгәнлек чаткысы сүнмәсен! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет, күтәренке күңел, эшегездә уңышлар телибез. Киләчәктә дә коллективыбызның маягы булыгыз, сезнең кул астында бергә-бергә эшләргә язсын. 

Алыгыз бездән тәбрикләү сүзен,
Шушы булсын олы бүләкләр,
Тыныч тормыш белән шат яшәгез,
Озын гомер – безнең теләкләр.

Сезне хөрмәт итеп, «Ханова» гаилә компаниясе» төркеме һәм «Мусабай» кооперативы хезмәт коллективлары. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев