Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Айдар Әшрәфуллинны юбилее белән Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе котлый!

19 марта 2021, 12:00

422

0

0

Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хуҗалыкта озак еллар механизатор, комбайнчы булып эшләгән Айдар Мөнәвир улы Әшрәфуллинны 65 яшьлек юбилее белән тәбрик итә.

Хөрмәтле Айдар Мөнәвирович! Сез бәхетне хезмәттә тапкан тырыш затларның берсе. Озын хезмәт юлы үттегез. Коллективыбызда ихтирам һәм хөрмәт яуладыгыз. Игенче дигән мактаулы да, хөрмәтле дә исемне аклап, яклап, тап төшерми яшәдегез. Гаиләгездә дә Сез ышанычлы тормыш юлдашы, кадерле әти, яраткан бабай. Балаларыгыз да үзегез кебек уңган, тырыш, максатчан. Дан-мактауга лаек тормышыгызның һәм хезмәтегезнең хөрмәтен күрергә насыйп булсын. 
Юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын. Без Сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр, бетмәс-төкәнмәс шатлык-куанычлар телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның шатлыкларына куанып, гаиләгезнең кадерле кешесе булып, пар канатлар белән озын-озак яшәгез. 

Йөрәгегезгә җыйган яхшылыклар,
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен Сезгә
Сәламәтлек, бары шатлыклар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев