Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Айдар Әшрәфуллинны 65 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

19 марта 2021, 10:10

673

0

0

Мерәс авылында яшәүче кадерле әтиебез, бабаебыз, тормыш иптәшем Айдар Мөнәвир улы Әшрәфуллинны гомер бәйрәме – 65 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз.

Газизебез! Син безнең өчен гомер буена ныклы терәк. Гаиләңне игътибарың белән урап, күңел яктылыгыңны биреп, тормышыбызны мул һәм тулы итеп яшисең. Без балаларыңны төпле фикерле, эш сөючән, итагатьле, ярдәмчел итеп үстердегез. Һәркайсыбызны якты йөз, җылы сүз белән каршы аласыз. Елларга баш бирмисең, һаман да яшь чактагы кебек тынгысыз син, әтиебез. 
Гомереңне туган җиреңә хезмәт итүгә багышладың – озак еллар басу-кырларны иңләдең. Әле бүген дә йөрәгең, чабыш атларыдай, күкрәп үскән иген кырларына ашкына. Синең алтын кулларыңа, тынгысыз җаныңа сокланабыз. 
Кадерлебез! Янәшәбездә әле тагын озак еллар безнең киңәшчебез, сердәшебез булып, әни белән шулай бергә-бергә куанычларга гына уралып, бер-берегезне саклап, сау-сәламәт булып, тигезлектә озын гомер итегез. 

Без бәхетле, әти, син булганга, 
Балам диеп өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп баш иябез сиңа
Бүген – 65 яшең тулганда.

Иң матур теләкләр белән тормыш иптәшең Фәридә, балаларың Эльвира-Илнар, Эльмира-Раушат, Илдар-Гөлнара, алты оныгың. Безнең теләкләргә кода-кодагыйлар да кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев