Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әхмәтов Фәрит Хаҗи улының 17 сентябрьдә матур юбилее – 75 яше!

14 сентября 2022, 14:18

408

0

0

Әхмәтов Фәрит Хаҗи улының 17 сентябрьдә матур юбилее – 75 яше!

Тукай районы Колыш авылында туып үскән, бүгенге көндә Боерган авылында гомер кичерүче этиебез, бабабыз, дәү бабабыз Әхмәтов Фәрит Хаҗи улының 17 сентябрьдә матур юбилее – 75 яше. 
Тормыш күгендәге иң якты кояшыбыз, газизебезнең  гомер бәйрәме! Әтием-кадерлем, юбилеең белән котлыйбыз! Гомереңне туган җиргә багышлаган чын Җир хуҗасы син, әтием! Мин сокланам сиңа! Әнә, күрче, синең бәйрәмеңне зурлап, син тәрбияләгән иген басулары быел бигрәк тә күкрәп үсте, мул уңыш бирде.
    Бүген зур Гаиләбездә бик сөенечле көн безнең. Илһам биреп торган этием булганда, мин бик көчле тоям үземне, ышанычым арта үз-үземә, беләсеңме, эти, курыкмыйча әйтәм сүземне! Һәр иртәгә Аллаһыма шөкер итеп, озын гомер телим сезгә, әти-әнкәй, Сез булганда җирдә яшәү зур шатлык ул!
    Җәннәт бакчасыдай Әти-әнкәй йорты шундый җылы бит ул,  олы мәхәббәт яши анда!Тәрәзләрдә һәрчак утлар янсын дип телим мин, кайту язсын иде һәрчак сагынып! Каршы ал син, әти, һәрчак кулын сузып,  ә, әнкәем, чык син, шәлең ябынып! 
    Менә бүген дә Әти-әни йорты, туган авыл  кочагын җәеп каршы алды.
Җәяү генә таныш сукмаклардан
Кайтып килә кызың, әти, каршыла.
Әти- әнкәй тигез, авыл гөрли,
Рәхмәт Раббым, барсы-барсына! 
- «Кемнекеләр» - дигән чакта, һаман
Горурланам сезнең исем белән.
Сезгә рәхмәт укый-укый барам
Тормыш буйлап, сез атлаган эздән!
    «Без үскәндә ... эх, яшьлектә...» дисең, әти, ә картлыкка, әти, ни булган соң? Күпме сөю, күпме муллык, күпме шатлык, күңел касәңә бит, әти, шулар тулган. Бүгенгесе кадерле, эх, матур яшәрбез әле, әти, алда калган гомерне. Алла бирсә...Амин!
Кадерлебез! Син тормыш муллыгында яшәтүче иң изге, иң күркәм гаилә башлыгы! Игътибарың, кайгыртучанлыгың өчен мең-мең рәхмәт сиңа! 
Гаиләбезгә  югалтулар, борчу-хәсрәт кабат килмәсен иде. 
Әнкәем белән җан тынычлыгында, озак еллар саулыкта, иминлектә яшәүне теләп калам! 
Яшәп калыйк, гел рәхмәтле булып,
Кумыйк, әти,  гомер атларын!
Җайга барсын, үз көенә генә
Иярләнгән гомер чаптарың!
Әтиле бәхетем озын гомерле булсын иде!

Иң җылы теләкләр белән кызың Лилия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев