Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Аринат Ильматовны 80 яшьлек юбилее белән Мусабай Завод урта мәктәбе коллективы котлый!

02 ноября 2018, 09:30

653

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз комитеты, Мусабай Завод урта мәктәбе хезмәт коллективы озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән, бүгенге көндә Арча районында гомер итүче ветеран укытучы Аринат Гариф улы Ильматовны 80 яшьлек олы юбилее белән котлый.
Хөрмәтле Аринат Гарифович! Озак еллар мәктәбебезне җитәкләү дәверендә Сез хезмәттәшләрегез арасында гына түгел, авылдашлар, райондашлар арасында да олы хөрмәт казанган абруйлы зат. Сезнең тормыш тәҗрибәгез, осталыгыгыз бүгенге көндә дә бәхәссез. Тырыш, максатчан, тормыш сөючән, халыкчан булуыгыз, авырлыкларга сынмый-сыгылмый яшәү нәтиҗәседер. Нинди генә сорау, гозер белән мөрәҗәгать итмә, сез һәрвакыт ярдәмгә ашыгырга әзер булдыгыз. 
Хезмәткә багышланган гомерегез бушка үтмәгән – иң мөһиме шул. Үзегез генә түгел, тормыш иптәшегез Любовь Константиновна белән район мәгарифен үстерүгә саллы өлеш керттегез, зыялы, хөрмәтле шәхесләр булдыгыз, укучыларыгызда да шушы сыйфатларны тәрбияләргә тырыштыгыз. Сез белем биргән балалар бүген тормышта үз урыннарын тапканнар икән – бу сезнең намуслы һәм тырыш хезмәтегез нәтиҗәсе.
Хөрмәтле Аринат Гарифович! Киләчәктә дә кешеләргә кирәкле булып, аларның рәхмәтенә коенып яшәгез дә яшәгез әле. Тормышыгыз мул, шатлык-куанычларга бай булсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, куанычлы озын гомер, бәхет телибез. Якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп яшәгез. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X