Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Анатолий Чулаковны 60 яшьлек юбилее белән хезмәттәшләре котлый!

06 сентября 2019, 09:10

521

0

0

Анатолий Чулаковны 60 яшьлек юбилее белән хезмәттәшләре котлый!

Борды авылында яшәүче хезмәттәшебез Анатолий Николаевич Чулаковны 60 яшьлек юбилее белән чын күңелебездән котлыйбыз, иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
Хөрмәтле Анатолий Николаевич! Оешмабызда 10 елдан артык эшләү дәверендә Сез хезмәттәшләрегез арасында бетмәс-төкәнмәс ихтирам яуладыгыз, абруегыз әйтеп бетергесез. Сезнең тормыш тәҗрибәгез, осталыгыгыз бәхәссез. Тырыш, максатчан, тормыш сөючән кеше Сез. Хезмәтегезне һәрчак зур җаваплылык белән, җиренә җиткереп башкарсыз. Сезнең тәмледән-тәмле ризыклар төягән машинагызны авылларда көтеп алалар. Ягымлы сүзләрегез, ачык йөзегез белән сатып алучыларның да ихтирамын яуладыгыз. Алга таба да райондашларыбызны сөендереп, юлларда исән-имин йөрергә язсын үзегезгә.
Һәр туар көнгә шатланып яши белүегез тирә-юньдәгеләргә яшәү көче, өмет, нур өсти. Нинди генә сорау, гозер белән мөрәҗәгать итмә, Сез ярдәмгә ашыгырга, кул сузарга һәрчак әзер. Гаиләгездә дә Сезне ышанычлы тормыш юлдашы, балаларыгызга кадерле әти, оныгыгызга яраткан бабай буларак беләбез. 
Кешеләргә кирәк булып, аларның рәхмәтенә коенып яшәгез дә яшәгез әле. Тормышыгыз мул, шатлык-куанычларга бай булсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, куанычлы озын гомер, бәхет телибез. Тормыш иптәшегез янәшәсендә якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп яшәргә язсын. 

Гомернең алтын көзләре
Җитсә җитсен, үкенмәгез.
Кояш көн дә нурын чәчә,
Гел балкыгыз, сүрелмәгез.

Ихтирам белән хезмәттәшләрегез Елена Дунаева, Венера Таҗетдинова, Алсу Шәймәрдәнова. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев