Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Алсу Абзалованы юбилее белән Теләнче Тамак урта мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

22 марта 2019, 10:40

683

0

1

Район мәгариф идарәсе, профсоюз комитеты, Теләнче Тамак урта мәктәбе хезмәт коллективы рус теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Мирдәйсир кызы Абзалованы матур юбилее белән тәбрик итә.
Хөрмәтле Алсу Мирдәйсировна! Сез югары уку йортын тәмамлауга ук безнең мәктәпкә кайткан, бар хезмәт юлыгызны авылыбыз балаларына белем бирүгә багышлаган кеше. Сабыйларның һәр уңышына куана белүче, зирәк, сабыр, итагатьле мөгаллимә Сез. Күптөрле бәйгеләрдә катнашып, мәктәбебез данын район, республика күләмендә яклап киләсез. Бүген бала белән ялда булсагыз да, мәктәп тормышына битараф түгелсез, мәктәбебезнең үсеше өчен үзегездән саллы өлеш кертәсез.
Гаиләгез дә бик күркәм. Тормыш иптәшегез белән бергәләп, күңел назыгызны биреп өч ул үстерәсез. Хезмәттән тәм табып, аны гомерлек юлдаш итеп яшәвегез авылдашлар һәм җитәкчелек алдында мактаулы исемегезне тагын да данлый. Киләчәктә дә исән-сау булыгыз, балалар бәхетенә куанып, рух күтәренкелеге белән яшәгез. Тормыш иптәшегез белән бер-берегезгә терәк-таяныч булып, саулык-сәламәтлектә гомер итәргә язсын. 

Яз сыман дәртле дә, ярсу да
Тынгысыз һәм горур җаныгыз.
Гел шулай көләч һәм ягымлы,
Мәңге яшь гөл булып калыгыз. 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев