Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Альфира Шәйхиеваны 80 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

05 июля 2019, 11:20

783

0

0

Альфира Шәйхиеваны 80 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

Тукай районы Колыш авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Калмия авылында гомер кичерүче Альфира Гати кызы Шәйхиеваны олы юбилее – 80 яшь тулган көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз.
Сөекле әнкәебез! Моннан 80 ел элек дөньяга килеп, иң сөйкемле балаларның берсе булып үскәнсең. Җиткән кыз булгач, кече күңелле, ихтирамлы бер егетне – безнең әтиебез Муллаянны үзеңә яр иткәнсең. Һәм менә шундый матур парлардан без дөньяга килгәнбез. Безгә дә үзегездә булган барлык матур сыйфатларны биргәнсез.
Күпләргә үрнәк булырлык ныклы гаилә корып, пар канатларыгыз астында безне сөеп һәм назлап үстердегез. Нинди генә кыенлыклар килсә дә, сиздермәдегез, гадел булырга өйрәттегез. Без моның өчен, әнкәй, әткәй, сезгә бурычлы. Бүген дә матур итеп, куанып каршы аласыз, борчылып озатасыз. 
Әнкәебез, күз нурыбыз! Безнең өчен син дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Бала чагыбызда без агарткан чәчләрең, битеңдәге җыерчыкларың өчен кичерсәң иде безне. Син гомер буе туган җиреңә намуслы хезмәт иттең. Акыллы, ярдәмчел, һәр кешегә игътибарлы булганың өчен, якыннарың, туганнарың, авыл халкы арасында абруең зур синең. 
Йортыбызның нуры, тормышыбызның терәге булып, кадер-хөрмәттә, әтиебез белән тигезлектә, рәхмәтләргә төренеп, ныклы сәламәтлектә, җан тынычлыгы белән озак еллар гомер кичерергә язсын сина. 

Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, әни, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.
Әти белән тигез яшәгез сез,
Ничек матур парлап йөргәндә!
Шулай бергә каршы алыгыз сез,
Без сагынып кайтып кергәндә.

Иң матур теләкләр белән кызларың Лилия, Гүзәлия, киявең, 6 оныгың, 3 оныкчыгың. Бу теләкләргә иптәшең Муллаян һәм барлык туганнар кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев