Якты юл
  • Рус Тат
  • Альфира Мостафинаны 75 яшьлек юбилее белән «Ак каен» балалар бакчасы коллективы котлый!

    --, 30 сентябрь 2020 - 10:40
    269
    0
    0

    Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Түбән Суыксу авылының «Ак каен» балалар бакчасы коллективы бакча мөдире булып эшләгән ветераныбыз Альфира Асылгәрәй кызы Мостафинаны 75 яшьлек юбилее белән котлый. 

    Хөрмәтле Альфира Асылгәрәевна! Гомер бәйрәмегез уңаеннан иң җылы теләкләребезне кабул итегез. Балалар бакчасында эшләү дәверендә Сез үзегезне тирән белемле, тынгысыз йөрәкле, хезмәтегезне яратып, җиренә җиткереп башкара торган җитәкче итеп күрсәттегез. 
    Күркәм холык-сыйфатларыгыз киләчәктә дә озата барсын үзегезне. Алга таба да елларга баш бирмәс, тормыш сөючән булып калыгыз. Саулык-сәламәтлектә бәхетле гомер кичерегез. Киләчәк көннәрегез матур һәм җылы булсын, якыннарыгызның игелекләрен күреп, шатлыкларга төренеп яшәргә язсын. 

    Чәчелмәсен җиләк тәлгәшләре,
    Йөзгә тулсын еллар бәйләме.
    Саулык-бәхет алып килсен
    Сезгә ел да гомер бәйрәме.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: