Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Альберт Зәки улы Адиевны 50 яшьлек күркәм юбилее белән котлыйбыз. 

23 июля 2021, 10:14

525

0

0

Альберт Зәки улы Адиевны 50 яшьлек күркәм юбилее белән котлыйбыз. 

Яңа Байлар авылында туып-үскән, бүген дә шунда гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез Альберт Зәки улы Адиевны 50 яшьлек күркәм юбилее белән котлыйбыз. 
Газизебез безнең! Гаиләбезне, балаларны җил-яңгырдан саклаучы, ныклы терәк була белүче ата, ышанычлы тормыш юлдашы син. Эш сөючән, тырыш, гадел булуың һәрберебезгә өлге. Җан җылың белән йөрәгебезне җылытып, безнең өчен ут йотып яшисең. Син – нигезебезнең тоткасы, өебезнең яме. Синең җылы канатыңа сыенып яшәвебез белән без чиксез бәхетле.
Кадерлебез! Бүген гомереңнең иң матур чоры. Киләчәктә дә исәнлектә-саулыкта, тигезлектә, бер-беребезгә ышанычлы терәк-таяныч булып гомер кичерсәк иде. Көннәребез бүгенгедәй матур, бәрәкәтле, нигезебезнең учагы һәрчак җылы, нурлы һәм кунакчыл булсын. Саулыкта, муллыкта гомер кичерергә, балалар бәхетенә төренеп тагын озак еллар яшәргә язсын сиңа!
Илледә бит гомер йомгагының
Тик яртысы гына сүтелгән.
Әле алда зур бәхетләр күптер
Язмыштан бүләк ителгән.
Үткәннәргә үкенмәслек итеп
Яшәгәнсең – күпләр соклана.
Муллык, бәхет юлдаш булсын һәрчак
Яшәгәндә якты дөньяда.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Рәмилә, улларыбыз Роберт, Айрат. Бу теләкләргә әткәй-әнкәй дә кушыла. 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев