Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Альберт Вахитовны 60 яшьлек юбилее белән балалары котлый!

10 июня 2020, 14:10

570

0

0

Иске Абдул авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Альберт Абрик улы Вахитовны 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. 
Кадерлебез хезмәт юлын мәктәптә укытучы буларак башлаган. Аннары хезмәт кенәгәсендә Мусабай Заводта авыл советы рәисе, Иске Абдулда мәктәп директоры вазифалары урын алган. Соңрак язмыш җилләре аны район Эчке эшләр бүлегенә китерә. Биредә 20 ел хезмәт итү дәверендә участок вәкаләтлесеннән башлап, карьерасын өлкән дознаватель вазифасында, милиция майоры званиесендә тәмамлый. Бүген дә әтиебез хезмәттә – Яр Чаллыда җылылык челтәрләре сагында. Әниебез Елена белән без өч балаларын кадерләп, яратып үстерделәр, олы тормышка чыгардылар. 
Кадерлебез безнең! Гомер бәйрәмең көнендә сиңа иң изге, иң матур теләкләрне юллыйбыз. Син гаилә нигезебезнең тоткасы да, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Синең җылы канатыңа сыенып яшәвебез белән без чиксез бәхетле. Киләчәктә дә оныклар тавышыннан гөрләп торган йортыбыз һәрчак җылы, нурлы һәм кунакчыл булсын. Әниебез белән пар канатлы булып, саулыкта, муллыкта гомер кичерергә язсын. 

Гомер юлың озын булсын,
Тыныч булсын туар көннәрең. 
Авыр чакта безгә терәк син,
Озак яшә, безгә кирәк син. 

Сине яратып, балаларың Рубин-Алсу, Рузан-Илфира, Регина-Кемран, биш оныгың һәм әниебез Елена.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев