Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

«Ак каен» балалар бакчасы коллективы Ләйсән Заһированы 50 яшьлек юбилее белән котлый!

16 мая 2018, 10:44

884

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Түбән Суыксу авылының «Ак каен» балалар бакчасы коллективы бакча мөдиренең хуҗалык эшләре буенча урынбасары Ләйсән Мисхәт кызы Заһированы гомер бәйрәме – 50 яшь тулган көне белән ихлас күңелдән тәбрик итә. 
Хөрмәтле Ләйсән Мисхәтовна! Хезмәтегезне яратып, җиренә җиткереп, зур җаваплылык тоеп башкарасыз. Һәрчак ачык йөзле, сабыр холыклы булуыгыз белән коллективта ихтирам казандыгыз. Йортыгызда иминлек, табыныгыз сый-хөрмәттән һәрвакыт сыгылып тора. Улыгызны җил-яңгыр тидермичә үстердегез, тормышта туры юл күрсәттегез.
Киләчәктә дә һәр туар көнгә куанып, саулыкта яшәргә, хезмәт уңышларына ирешергә, тормыштан тәм табып, бәхетле гомер итәргә язсын. Саулык-сәламәтлек, озын гомер телибез Сезгә. Гел шундый яшь күңелле, тормыш сөючән, сабыр, мәрхәмәтле йөрәкле булыгыз, ару-талуны белмәгез, йөрәгегез бүгенгедәй ашкынулы, өметле, хыялларга бай булсын. Юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын! 

Гомерләрегез булсын бәхетле,
Бәхетләрегез булсын гомерле.
Җирдә булган бөтен игелекне
Бирсен Ходай сезгә бу көнне!
Гомерне бит еллар билгеләми, 
Яшәү дәрте булсын күңелдә. 
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар 
Юлдаш булсын сезгә гомергә. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев