Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

29 апреля 2015, 07:24

963

0

0

Район мәгариф бүлеге, профсоюз оешмасы, Боерган төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы озак еллар дәвамында укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән ветеран укытучы Миннәхмәтова Гөлфирә Миннәхмәт кызын 75 яшьлек олуг юбилее белән чын күңелдән котлый.

Хөрмәтле Гөлфирә апа! Сез озак еллар дәвамында җитәкче урыннарда эшләдегез. Тырышлык, тәвәккәллек, эшкә карусыз булу, үз-үзегезгә һәм тирә-юньдәгеләргә таләпчән булуыгыз, кешеләр белән уртак тел табып эшли белү сезне бизәүче асыл сыйфатлар булды.

Киләчәктә дә авылыбызның хөрмәтле кешесе булып, балаларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның, кардәш-туганнарыгызның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, ихтирамын тоеп, хәерле, тыныч тормышта гомер итәргә язсын.


Борды авылында яшәүче кадерле кешебез Илья Петрович Касакинны 50 яшьлек юбилее белән ихлас котлыйбыз.

Кадерлебез! Бәйрәмең уңаеннан гомернең иң озынын, сәламәтлекнең ныгын, шатлык-куанычларның иң олысын телибез сиңа. Искиткеч туган җанлы, игелекле, ярдәмчел кеше син. Туганнар, дусларга гына түгел, һәркемгә үтә кешелекле. Һәрвакыт акыллы киңәшләрен бирүче, һәр эшкә булдыклы ир асылы син. Тормыш иптәшең Галина белән корган гаиләгез матур, үрнәк. Кайчан кайтсак та, барыбызны да якты йөз, тәмле сүз белән каршы аласыз, бик зур рәхмәт. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, гаиләң һәм туганнарыңның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Ышанычлы кешебез, имәндәй терәгебез булу белән чиксез бәхетле без. Алга таба да туганлык хисләрен саклап, аралашып, бергә-бергә күркәм гомер кичерергә язсын.

Безнең өчен мәңге кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Якты караш, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне.
Кадерлебез, гомереңдә һәрчак
Безгә үрнәк булып яшисең.
Безнең өчен олы бәхет бит ул
Сәламәт һәм имин яшәвең.

Иң изге теләкләр белән түтиең Анна, җизнәң Фәрит.


Борды авылында яшәүче кадерле кешебез Илья Петрович Касакинны 50 яшьлек юбилее белән ихлас котлыйбыз.

Кадерлебез! Теләкләрнең иң изгеләрен юбилеең уңаеннан сиңа җиткерәбез. Бала чактан ук игелекле, тырыш, тәвәккәл, максатчан булдың. Туганнарыңа, дусларыңа гына түгел, һәркемгә һәрвакыт ярдәмчел, ачык йөзле, чиста күңелле, үтә кешелекле син. Әти-әнине дә хөрмәт итеп, тәрбияләп, карап, соңгы юлга озаттыгыз. Бүген пар канатың Галина белән күркәм генә гомер кичерәсез. Гаиләгез сокланырлык матур.

Илья, гомер бәйрәмең котлы, мөбарәк булсын. Һәр туар таң бары шатлыклар гына китерсен. Сау-сәламәт булып, бәхеттә, иминлектә, бәрәкәттә гомер итүеңне телибез. Әле гомереңнең шау чәчәк аткан чагы, шуның кадерен бел, гаиләбезнең бизәге бул.

Котлы булсын, кадерлебез, туган көнең,
Гел шатланып үтсен көннәрең.
Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр
Якыннарың, барлык дусларың.

Сине яратып һәм хөрмәт итеп дәдәң Михайл, тормыш иптәше Ирина, балалары Агап, Аким, Анисия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев