Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

24 апреля 2015, 07:07

1054

0

0

Сәмәкәй авыл җирлеге депутаты, Күгәш авылында яшәүче Вахит Фаяз улы Тәхәвиевны 60 яшьлек юбилее белән ихлас котлыйбыз.

Хөрмәтле Вахит Фаязович! Кеше бу тормышта үз урынын, яраткан һөнәрен сайлый белгәндә генә, үр артыннан үрләр яулый, иңнәре теләсә нинди авыр йөкне күтәрерлек нык була. Сез - нәкъ менә шундый заттан. Тынгысыз җанлы, нык рухлы, туры сүзле, гадел, сайлаган юлыгызга тугры кеше. Шулай ук һәрвакыт халык мәнфәгатьләре белән яшәүче, хезмәт кешесенә ихтирамлы чын җитәкче. Кеше гозерен читкә куймыйча, мөрәҗәгать иткән һәркемгә ярдәм итәргә тырышасыз, шул ук вакытта үтә дә тыйнак, сабыр холыклы сез. Чын авыл улы, авылга, аның халкына риясыз хезмәт итәсез. Эшсөярлек, үҗәтлек белән бу тормышта яулаган үрләрегез, ирешкән уңышларыгыз, бар йөрәгегезне биреп, сокланырлык итеп эшли белүегез - башкаларга матур өлге. Нәкъ менә шул сыйфатларыгыз өчен авыл җирлеге халкы, үзегез җитәкләгән крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәннәре арасында да абруегыз зурдан.

Вахит Фаязович! Бәйрәмегез котлы, мөбарәк булсын. Эшегездә уңышлар, ә иң мөһиме - сәламәтлек, хәерле озын гомер, гаилә иминлеге телибез.

Хезмәт коллективы исеменнән авыл җирлеге башлыгы Зиннур Сәгыйтов.

Иске Байлар авылында гомер итүче сөекле тормыш иптәшем, кадерле туганым Искәндәр Шәмси улы Харисовны 55 яшьлек күркәм юбилее белән котлыйбыз, сәламәтлек, рух ныклыгы, барыбызга да күңел җылылыгын биреп озак яшәвеңне телибез.

Кадерлебез! 55 яшь - ир гомеренең уртасы, эштә зур чыныгу алган, бай тәҗрибә туплаган, җирдә нык басып торган гаярь чагы. Алда синең әле - яулыйсы тагын да биегрәк үрләрең, чынга ашырасы планнарың, башкарасы изге гамәлләрең. Аллаһы Тәгалә бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, иҗат-иҗтиһат ялкыны бирсен, ә иң мөһиме - саулык-сәгадәт телибез. Безнең җан җылысы яшәү дәрте өстәп торсын, яратуыбыз, ихлас хөрмәтебез хезмәт юлыңда ышанычлы таяныч булсын. Теләсә нинди эшкә җиң сызганып алына белүең, үз-үзеңә таләпчәнлегең, яшәү рәвешең миңа - гомер юлдашыңа горурлык, ә кызларың-кияүләреңә матур өлге. Пар канат астында ике кыз үстереп, тормыш юлына озаттык, шөкер, аларны акыллы, тәртипле итеп үстердек.

Кадерлебез, бер көн төсле иңне-иңгә куеп яшәп 33 ел үтеп тә киткән. Бер-беребезгә юл куеп, бер-беребезгә ышаныч һәм терәк булып, бәхетле гомер кичерәбез.

Газизебез, туган көнең котлы, мөбарәк булсын. Өебезнең яме булып, шатлык-куанычларга уралып, хезмәтеңнән ямь-тәм табып яшә.

Бәхет-шатлык татып дөньяда,
Юлларыңа чыккан авырлыкларны,
Син барасың җиңә-җиңә.
Бәхет-куанычлар белән яшә,
Йөзгә җит син көлеп, сөенеп.
Синнән күчкән яктылыктан,
Нур сибелә тирә-юньгә.
Кайгы-хәсрәт күрми генә,
Яшик шулай бергә-бергә.
Сине яратып, хөрмәт итеп тормыш иптәшең Гөлнәзирә. Минем теләкләргә апаң Һидая да кушыла.

Шушы көннәрдә гаиләбездә зур һәм истәлекле тантана. Сәет авылында яшәүче кадерле кешеләребез - Луиза Ингель кызы һәм Самат Харис улы Салиховлар 50 яшьлек күркәм юбилейларын билгеләп үтәләр.

Газизләребез! Гомер буе бер-берегезне ихтирам итеп, һәрвакыт юл куеп, авыр мизгелләрдә бер-берегезгә терәк, кирәк булып, кайгысын да, сөенечен дә, газабын да уртаклашып, бер-берегезне ярты сүздән аңлап искиткеч матур гомер кичерәсез. Һәрберебезнең шатлык-хәсрәтен сыйдырырлык олы йөрәгегез, һәммәбезгә бүлеп бирерлек җан җылыгыз, безне хәер-фатихагыздан аермый, изге догаларыгыз белән булышып яшәгәнегез өчен мең рәхмәт сезгә. Алга таба исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы гомер юлдашларыгыз булсын. Киләчәктә дә безгә терәк, кирәк булып, тигезлектә, тату гаилә бишегендә туган без балаларыгызның тәүфыйгын тоеп, игелеген күреп, муллыкта гомер кичерергә насыйп итсен.

Рәхмәтләрне сезгә җиткерергә
Каян табыйк җылы сүзләрне?
Тигезлектә, тулы бәхет белән
Каршылагыз алтын көзләрне.
Иң изге теләкләр белән балаларыгыз, оныкларыгыз.

Иске Байлар авылында гомер итүче газиз кешебез - кадерле әтиебез, хөрмәтле бабабыз Искәндәр Шәмси улы Харисовны 55 яшьлек олы юбилее белән тәбрик итәбез.­

Кадерле әтиебез! Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сине 55 яшьлек юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә барасың, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең.

Әти, бабай! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озын гомер кичерегез. Алдагы көннәрдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең рәхмәт.

Кадерлебез! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Гел шулай елларга баш бирмәс, көләч йөзле бул. Безне сөендереп озак яшә.

Изге теләк, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Рәхмәт, әти, син булганга
Тормышыбыз күгендә.
Терәк булдың син һәрвакыт
Кирәк безгә син бүген дә.
Олы синең биргән киңәшең,
Туры синең әйткән сүзләрең.
Шатлык-сөенечтән генә торсын
Син үтәсе гомер юлларың.
Әти, гомереңдә һәрчак
Безгә үрнәк булып яшәдең.
Безнең өчен олы бәхет бит ул
Сәламәт һәм имин яшәвең.

Иң изге теләкләр белән, сине хөрмәт итеп кызларың Гөлназ, Гүзәл, кияүләрең Зөлфәт, Ленар, оныкларың Адилә, Рифат, Зәмирә.


Иске Байлар авылында яшәүче Искәндәр Шәмси улы Харисов 28 апрель көнне үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Сине олы бәйрәмең - 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә.

Гомерең синең озын булсын,
Имин булсын дөнья йортыгыз.
Беркайчан да сүрелмәсен иде
Учакларда янган утыгыз.
Туган көнең белән котлап,
Телибез сиңа бүген
Күреп яшә карт көнеңдә
Балалар игелеген.
Гомерләр үтә инде ул,
Ашкынып аккан судай.
Тик гомерең буйларына
Исәнлек бирсен Ходай!

Хөрмәт белән барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев