Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

17 апреля 2015, 07:56

982

0

0

Район мәгариф бүлеге, профсоюз оешмасы, Теләнче Тамак тернәкләндерү мәктәбе коллективы шушы көннәрдә үзенең 50 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтүче мәктәпнең хисапчысы Равия Әнәс кызы Сабированы ихлас күңелдән тәбрик итә.

Равия Әнәсовна, гомер бәйрәмегез уңаеннан сезгә корычтай нык сәламәтлек, гаилә бәхете, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, тигез канат булып бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез.

Тәбриклибез сезне чын күңелдән,
Котлы булсын туган көнегез.
Кайгы, хәсрәт сезне читләп үтсен,
Шау бәхеткә тулсын өегез!
Бүлешәбез барлык шатлыкларны,
Бөтенебез бергә җыелып.
Гомерегезнең олы вакыйгасы
Күңелләрдә калсын уелып!

Күзкәй авылында 1930 елның 20 нче апрелендә Гайнетдин һәм Гөлмәрьям гаиләсендә көтеп алынган баш бала булып туган әниебез Нәзилә Хаҗиевага быел 85 яшь тула.

Ул - сугыш еллары баласы. Әниебезнең гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк итәрлек. Әтиебез белән матур тормыш башлап, каената һәм каенага кадер-хөрмәт күрсәтергә өлгерә. Әниебез язмыш әзерләгән тормыш авырлыкларын җиңә килеп, шатлык-куанычларын туганнар, авылдашлары белән уртаклашып, сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәгән мәртәбәле хатын. Әни, сез, әти белән бергә, безгә яшәү өлгесе булдыгыз. Биш кыз (Аллага шөкер, бүгенге көндә барыбыз да сау-сәламәт) кадерләп үстереп, тормышта үз урыныбызны табарга булышуыгыз, ата-ана һәм туган кадерен белергә, гадел булырга өйрәтүегез өчен мең рәхмәт сезгә, кадерлеләребез.

Кадерле әниебез! Сиңа кояш нурларыдай аяз көннәр, күңел тынычлыгы, сәламәтлек, озын гомер, тыныч картлык телибез. Алдагы көннәреңдә дә өй түрендә, безнең кадер-хөрмәттә, балалар-оныклар шатлыгына сөенеп яшәргә язсын. Аллаһыбыз бергәлектән һәм сәламәтлектән аермасын, кайгы-хәсрәт күрсәтмәсен.

Газизебез! Бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, бәхетләрең мул булсын. Безнең күңел җылыбызны тоеп, игелегебезгә куанып озак яшә. Картлыгың тынычлыкта һәм муллыкта үтсен.
Син, әнкәй, яшисең без диеп,
Үзеңне уйлаган чак бармы?!
... Соңламыйк үбәргә иелеп
Иң җылы, иң назлы кулларны.

Иң изге теләкләр белән Яр Чаллы, Әлмәт, Казан, Санкт-Петербургта яшәүче биш кызың, биш киявең, 9 оныгың, 16 оныкчыгың.


Яңа Сарайлы авылында яшәүче Фәрхнур Фәрхетдин кызы Садриевага 20 апрельдә 90 яшь тула.

Кадерле әниебез, олуг юбилеең уңаеннан иң изге теләкләребезне кабул итеп ал. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче әни. Без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, җан җимешем, балам дип, чын күңелдән борчылучы әниебез. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без, балаларыңа, яшәеш чыганагы булып иминлектә, тигезлектә яшәвеңне телибез.

Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Син булганда өебез нур чәчә.
Киңәшебез, терәгебез булып,
Яшә әле, яшә йөзгәчә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев