Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

27 марта 2015, 07:37

1025

0

0


Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы коллективы һәм профсоюз оешмасы Гөлүсә Мансур кызы Фәхруллинаны 50 яшьлек күркәм юбилее белән чын күңелдән тәбрик итә.

Агач - яфраклары, кеше кылган гамәлләре белән матур. Тормыш сукмакларыннан кыю адымнар белән алга атлаганда, янәшәдәге кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел һәм гадел була белгән шәхесләрне кем генә хөрмәт итми икән?! 28 мартта шундый шәхесләребезнең берсе - район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлүсә Мансур кызы Фәхруллинаның 50 яшьлек матур юбилее. Зур тәҗрибә туплаган, тирән белемле, оештыру һәм җитәкчелек осталыгына ия булган хөрмәтле Гөлүсә Мансуровна! Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Бүгенге бәйрәмегез сезгә тик куанычлар гына китерсен. Гомерегезнең һәр көнен сәламәтлек, җан тынычлыгы, йөрәккә яшәү көче өстәүче уңышлар белән каршылагыз.

Сайлаганда тормыш сукмакларын,
Ныклы максат алга куйгансыз.
Ил-көн өчен яшәп, гомер юлын
Сокланырлык итеп узасыз.
Агач аумый, тамыры тирән китсә,
Кеше бөек күркәм эш белән.
Яшәгез сез ныклы сәламәтлек,
Яшәү дәрте, сүнмәс көч белән.

Район мәгариф бүлеге, профсоюз оешмасы, Түбән Суыксу урта мәктәбе коллективы Гүзәлия Садретдин кызы Нуретдинованы чын күңелдән 55 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрик итә.

Гүзәлия ханым - табигатьнең кышкы йокыдан уянып, яшәрә барган ямьле яз аенда тугангадыр, тыйнак, сабыр холыклы, кешеләргә үтә дә ярдәмчел, ачык күңелле, бала җанлы кеше сез. Һөнәрне дә үзегезнең калебегезгә туры китереп, йөрәгегез кушканча сайлагансыз. Мәктәбебездә озак еллар пешекче булып эшләп, укучыларны көн саен тәмле ризыклар белән сыйлыйсыз. Көн саен мәктәбебез укучыларына тәмле ризыклар әзерлисез. Эшегезне тырышып, бар күңелегезне биреп башкарасыз. Шуңадыр, укучылар да, укытучылар да, хезмәттәшләрегез дә хөрмәт итә үзегезне.

Өегездә сез уңган-булган хуҗабикә, тормыш иптәшегез Рафис абыйга тугры гомер юлдашы, өзелеп яратучы әни һәм әби.
Күркәм юбилеегыз уңаеннан, Гүзәлия ханым, үзегезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, рух ныклыгы, йортыгызга бәрәкәт телибез.
Саба районы Сатыш авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Новотроицкое авылында гомер итүче Эльмира Фәйзелхак кызы Гәрәеваны күркәм юбилее белән тәбрик итәбез.

Кадерлебез! Син безнең өчен таулар күчерергә дә әзер. Синдәге энергия, рух ныклыгы тормышта безне дә ышанычлы итә. Һәрчак алга карап, каршылыкларны җиңеп баруыңа сокланабыз без, газизебез. Яшьнәп яшәвең, бәхеттән дөньяларны яңгыратып көлүең үзеңә үк көч-дәрт өсти, яхшы кәефең башкаларга да күчә. Синең күңел халәтең тирә-юньне ямьләп үскән яз гөлләрен, җәйге, киң болыннарны хәтерләтә. Без балаларыңа - үрнәк ана, әтиебезгә - яраткан тормыш иптәше, оныкларыңа - сөекле әби, туганнарыбызга ышанычлы терәк булуың исемеңне йолдызлар биеклегенә, күңелләр түренә урнаштыра.

Кадерле кешебез безнең, гомереңнең 34 елын син мәктәптә балаларга тәрбия бирү һәм укытуга багышладың, күп санлы Мактау кәгазьләре, РФ Мәгариф министрлыгы медале белән бүләкләндең. Күпме укучыга аң-белем бирдең, бүген алар барысы да сиңа рәхмәтле булып яши, ә без синең белән чиксез горурланабыз.

Әтиебез белән киләчәктә дә бер-берегезне аңлап, тигезлектә, гаилә учагыбызны сүндермичә, пар канатлар булып яшәсәгез иде.

Газиз әниебез! Алга таба да сау-­сәламәт, бүгенгедәй яшь һәм матур, һәрчак күтәренке күңелле булып кал. Янәшәбездә син булганда, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында явар.

Бәхет чишмәсенең һәр тамчысы
Шифа икән шыткан гөлләргә.
Үтсен синең гомер мизгелләре
Бәхет белән тулы көннәрдә.
Иң изге теләкләр белән, сине яратып кызларың, улың, килен-киявең, оныкларың һәм тормыш иптәшең Илгиз.

Казаклар авылында гомер итүче кадерле әтиебез Касыйм Шәрәфетдин улы Ямалетдинов 27 мартта гомер бәйрәмен - 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, әтиләрчә кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырышабыз. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең, һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була беләсең. Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Әти, син балаларыбызга да ягымлы бабай. Өегез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!

Рәхмәт, әткәй, барысы өчен дә,
Без бәхетле синең яныңда.
Син зур терәк безгә авыр чакта,
Тормыш ямьле тик син барында.
Котлап сине туган көнең белән,
Ниләр теләсәк тә аз сыман.
Гомерең озын булсын, шатлык белән
Гөрләп яшә матур җәй сыман.
Иң изге теләкләр белән балаларың Алмаз-Рамилә, Рамил-Розалия, оныкларың Илнур-Лилия, Ләйсән, Алсу, Раил, Ралина, оныкчыгың Данир.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев