Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Туган көннәр, юбилейлар уңаеннан котлаулар

11 марта 2015, 11:57

10658

0

0

Чебенле авылында туып-үскән, бүгенге көндә Калмия авылында гомер итүче газиз әниебезне - Сания Заhит кызы Мәүлиеваны 55 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрик итәбез.
Дөньядагы иң кадерле кешебез! Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Авырлыкларны зур сабырлык белән җиңәргә, тормышта сынмаска-сыгылмаска, кешеләрне hәм тормышны яратырга син өйрәттең безне, әниебез. Гаилә дигән патшалыкның алиhәсе булып, барыбызга юл күрсәтеп яшәвең тормышыбызны нурлый. Без кайткан саен тәмле ашлар, бәлешләр, коймак hәм өчпочмаклар пешереп каршы алганың өчен чиксез рәхмәтлебез. Син - йортыбызның алыштыргысыз яме hәм нуры. Киләчәктә дә мәңге сүнмәс кояшыбыз булып кал!
Рәхмәт сиңа, шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә,
Юаныч hәм шатлык биргән сүзләреңә.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек - ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Иң изге, саф теләкләр белән кызың Гөлназ, киявең Артур, улың Фәнис.
Калмия авылында гомер итүче хөрмәтле кешебез Сания Заһит кызы Мәүлиеваны 55 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрик итәбез.
Хөрмәтле Сания Заһитовна! Тормышта үз юлыгызны ярып, кыйблага туры карап, тормышны, кешеләрне яратып яши белүегез һәрберебездә соклану, хөрмәт уята. Гаилә учагыгыз матур, уй-хыялларыгыз якты.
Чәчләргә энҗе сибелсә дә, күңел һаман балачакка, яшьлеккә омтыла. Кечкенәдән үк хыялый күңелегез гомер агышында имәннәрдән - саулык, зирәкләрдән - зирәклек, каеннардан - сабырлык, наратлардан - ныклык, чыршылардан чыдамлылык алган.
Гомер атларыбыз армый чапса да, без һаман бергә, дус-тату калыйк. Көзге алмалар тәмлерәк булган кебек, гомер көзе дә кешегә үзенчә тансык һәм кадерле. Сиңа алга таба да саулык, сәламәтлек, иман байлыгы, рух ныклыгы, дәрт-дәрман телибез. Шушы изге теләкләребез кабул булып, җир йөзендә бәхетле гомер кичер!
Һәрбер эшегез, һәрбер туар көнегез,
Бәхет гөлләренә уралсын.
Өзелеп сөйгән якыннаргыз барда
100 яшьнең дә чиген узарсыз.
55 диеп кем әйтсен соң сезгә әле?
Күңелләрнең җырлар мәле,
сайрар мәле.
Шушы хозурлыкта яшәү үзе бәхет,
Алдыгызда җәйрәп ята гомер җәе.
Иң матур, саф теләкләр белән бөтен авылдашларың исеменнән күршең Нурзания.
Торнаташ авылында туып, шунда гомер итүче кадерле әниебез, сөекле әбиебез, хөрмәтле туганыбыз, яраткан тормыш иптәшем Гөлсинә Хафиз кызы Мөсәвированы гомер бәйрәме - туган көне белән тәбрик итәбез.
Кадерлебез! Сине күркәм юбилеең белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Әни, бөтен гомерең үзеңнең туган җиреңә, авылыңа намуслы хезмәт итүгә үтте. Эшне бөтен күңелеңне, чынбарлыгыңны биреп башкара беләсең, шуңа да зур хөрмәткә лаек син. Акыллы, сабыр, һәр кешегә игътибарлы, ярдәмчел, киң күңелле, йомшак, миһербанлы, олы җанлы булганың өчен якыннарың, туганнарың, авылдашларың арасында абруең зур синең.
Рәхмәт әни, әти белән безне яхшы кешеләр итеп, сөеп үстердегез. Тормышта күпләргә үрнәк гаилә корып, яшәү өчен көч биреп яшисез. Барлык кылган изгелекләреңә, ярдәмнәреңә, бөтен гомереңне «балаларым, оныкларым, туганнарым» дип, өзелеп яшәгәнең өчен тирән рәхмәтлебез. Син үзеңнең күңел җылысын һәркемгә дә җиткерәсең, төпле киңәшләрең белән ярдәм итәсең. Кунакчыл йортыбызда һәрвакыт тәмле ризыклар әзерләп, мул табын белән кем генә килсә дә, елмаеп каршылап, ихтирам күрсәтеп, озатып каласың.
Йортыбызның нуры, тормышыбызның терәге, таянычы булып, озак еллар бергә-бергә яшәргә язсын. Саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы белән әтиебез белән бергәлектә безнең уңышларыбызга куанып, шатланып яшә, дөньядагы иң изге, иң кадерле кешебез.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына
Табып була олы бәхетне.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, сәламәтлек белән
Бәхет-шатлыкта үтсен гомерең.
Сине чиксез яратып, хөрмәт итеп,кызың Фәндия, улың Назыйф, киленең Раушания, оныкларың Гүзәл, Илназ, барлык туганнарың, кодагыең. Безнең теләкләребезгә әтиебез Әсхәт тә кушыла.
Иске Җирекле авылында туып-үскән кадерле кешебез - әтиебез Дмитрий Захарович Лукьянов 10 мартта зур юбилеен - 80 яшь тулган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан чыккан иң изге теләкләребезне кабул итеп ал.
Кадерле әтиебез, син гомер буе авылда механизатор булып эшләдең. Син эшеңне җиренә җиткереп, яратып башкара идең. Әтиебез, син басу-кырларга чыксаң, үзең үстергән уңышларга карап сокланып тора идең, горурлык хисе кичерә идең. Без, балаларың, синең көнне-төнгә ялгап эшләвеңә, синең хезмәтне чиксез яратуыңа карап, сокланып үстек. Син безгә, газизебез, җир хезмәтен яратырга өйрәттең.
Әтиебез, сиңа нинди генә теләк теләсәк тә аз булыр кебек тоела! Кадерле тормыш иптәшем, сөекле әтиебез, яраткан бабабыз, сиңа дөньядагы иң зур байлык - саулык телибез, җан тынычлыгы, күңел көрлеге, бәхетле тыныч тормышта яшәргә насыйп итсен. Сине Алланың изге фәрештәләре яклап-саклап кына йөртсен.
Кадерле әтиебез, бабабыз! Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме - алдагы гомер юлларыңда тормышың иминлектә, саулык-сәламәтлектә, бәхеттә-шатлыкта үтсен. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәләл җефетең - әниебез белән хәерле, тыныч картлыкта гомергә итәргә язсын.
Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена.
Маңгаеңда сырлар - үткән еллар,
Борчуларның эзе - ак чәчең.
Барлык балаң, әти, рәхмәт әйтә,
Котлы булсын 80 яшең.
Иң изге теләкләр белән, сине яратып, хөрмәт итеп тормыш иптәшең Антонида, балаларың, оныкларың. Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.
Куады авылында гомер итүче кадерле һәм сөекле кешебез Әлфия Иван кызы Әгъзамованың күркәм юбилее - 75 яшь тулган көне белән чын күңелдән котлыйбыз.
Әнкәй! Синең эчкерсез, самими күңелеңдә һәрчак язгы кояш нуры, сандугач күңелендәгедәй хисләр хакимлек итә. Моңлы бишек җырларың инде яраткан оныкларың өчен яңгырый, безне балачак урамына, гөр килеп үскән җылы нигезебезгә дәшә. Синең күңелең чәчәк тулы киң болыннарга тиң, үзеңә генә хас нурың, тайпылмый атлый торган кыйблаң - тормыш кануннарың бар. Әтиебез белән безне тормыш сынауларына бирешми торган, көчле ихтыярлы итеп үстердегез, безгә тормыш өлгесе булдыгыз. Син безнең - наз чишмәсе, күңел балкышы, җиргә безне саклар, яклар өчен иңгән фәрештә!
Кешеләрдә яшь аермасы юк, акыл аермасы гына, - дигән әйтем бар. Син әнием - күңел халәтең белән унсигездә, ә зирәклегең белән гасыр яшәгән акыл ияләренә тиң.
Кадерлебез! Гел шулай өй түрендә оныклар һәм оныкчыклар өчен яраткан ак әби булып, шәлъяулыкларыңны ябынып, дисбеләреңне тартып, илгә-көнгә, без - балаларыңа изге теләкләр тели-тели утырсаң иде әле, әнкәй. Тәрәзәләребездә беркайчан да ут сүнмәсен. Синең нурыңның яктысы ишектән керүгә үк күңелләребезне җылытсын, яшәргә көч-куәт бирсен. Без сине бик тә, бик тә яратабыз!
Мәңге яшә, синнән башка,
Күңелләрне болыт сарыр.
Өметләргә көч сирпүче,
Ап-ак канат синең җаның.
Күңелеңдә бер кәлимә
Зар-үпкә юк тормышыңа.
Сулар һава, җанга дәва,
Синең тирән сулышыңда.
Күзләреңдә яшь булса да,
Эндәшәсең сабыр гына.
Кайгы, сагыш, борчуларны,
Чорныйсың ак йомгагыңа.
Барлык балаларын, кияүләрең, киленнәрең, онык һәм оныкчыкларың исеменнән иң изге теләкләр белән кызың Ләйсән, киявең Фәрид, оныкларың Энҗе һәм Зәринә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев