Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлаулар ( 4.03)

04 марта 2015, 05:26

3404

0

0

Сәмәкәй авыл җирлеге хезмәт коллективы Халисә Нигъмәтулла кызы Хаҗиеваны 75 яшьлек олуг юбилее белән тәбрик итә.
Хөрмәтле Халисә Нигъмәтулловна! Сәет авылында күп еллар клуб мөдире булып тырыш, намуслы хезмәт куйдыгыз. Һәркемгә игътибарлы, ярдәмчел, хезмәт сөючән булгангадыр, хезмәттәшләрегез, авылдашларыгыз арасында да абруегыз зурдан. Бүген исә сез - кадерле тормыш иптәше, балаларыгыз-оныкларыгызның яраткан әнисе һәм әбисе. Киләчәктә дә тормыш иптәшегез Рәхим абый белән бер-берегезгә терәк-таяныч булып, якыннарыгызның игелеген күреп бәхетле озын гомер кичерергә язсын. Йөзегездә бәхет чаткылары сүнмәсен, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы булсын.
Халисә Нигъмәтулловна! Гомер бәйрәмегез - күркәм, юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын. Алга таба да чыклы иртәләргә алсу офыкларга, гөрләвекле язларга, чәчәкле, сандугачлы җәйләргә куанып, бәхеттә, муллыкта яшәгез. Якыннарыгыз, туганнарыгыз һәм дусларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, озын гомер итегез.
Торнаташ авылында туып-үскән, бүгенге көндә Мерәс авылында гомер итүче кадерле әниебез, сөекле әбиебез Нурсинә Хафиз кызы Сафина 5 мартта үзенең күркәм юбилее - 75 яшь тулган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан чыккан ихлас теләкләребезне кабул итеп ал.
Газизебез безнең! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлап, көндәлек тормышта әйтеп җиткерә алмаган назлы сүзләребезне, йөрәк хисебезне, олы рәхмәтебезне, иң изге теләкләребезне бүләк итәбез. Сиңа бәхетле озын гомер, тән сихәте, саулык телибез. Туган нигезебезне яктыртып, матур теләкләр теләп, тәмле ашлар пешереп, барыбызны да барлап, кайгыртып, озак еллар әти белән бергә, бөтенебез өчен дә куанып, шатланып яшәвеңне телибез. Тормыш - бер мизгел. Күз ачып йомганчы гомер көзләрең дә килеп җиткән. Юлыңда очраган киртәләрне горур уздың, кайгылардан сынып, сыгылып төшмәдең. Без балаларыңа үрнәк тәрбия бирдең, күңел назыңны кызганмадың.
Кадерлебез, син безнең якты кояшыбыз! Киләчәктә дә шатлыкта, куанычларда, муллыкта, саулыкта яшәргә язсын. Безнең сөенечебез, киңәшчебез булып, озак еллар яшәсәң иде, дип сорыйбыз Ходайдан.
Рәхмәт сиңа, күңелләргә
Яхшылыклар салган өчен
Еллар өстәлеп торса да
Кимемәсен яшәү көчең.
Гомерең матур узсын, әни,
Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен.
Йөзең һаман аяз, көләч булсын,
Күзләреңнең нуры сүнмәсен.
Иң изге теләкләр белән кызың, киявең, улың, киленең, оныкларың, кода-кодагыйларың, барлык туганнарың.
Күперле авылына гомер итүче әниебез Әлфия Мирзанур кызы белән әтиебез Фәнил Сәхиулла улы Шәрифуллиннар март аенда үзләренең матур юбилейларын - 60 яшь тулган көннәрен билгеләп үтәләр.
Безнең әти белән әни Чаллыда 2нче номерлы мәктәптә бер сыйныфта укыганнар, соңыннан исә әти армия сафларыннан кайткач, гаилә корып җибәргәннәр. Быел исә өйләнешкәннәренә дә 40 ел була, Аллага шөкер. Газизләребез ике бала: малай һәм кыз үстерделәр, бүгенге көндә дүрт оныкларына куанып яшиләр. Аларның бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, кешелекле, сабыр, тырыш, тыныч тормышта яшәүләре безгә үрнәк. Әти-әниебез бөтен кешегә карата да ачык йөз күрсәтәләр, тәмле сүз белән каршы алалар, өстәл тулы ризык белән сыйлыйлар. Хәзерге вакытта әле алар карт әбиебезне дә тәрбияләп торалар. Шулай киң күңелле, гади, ачык йөзле булганнары өчен алларында баш иябез, олы рәхмәтләребезне әйтәбез.
Кадерле кешеләребез безнең! Безне җил-яңгыр тидерми бактыгыз, кадерләп, назлап үстердегез. Сез безнең өчен яшәү өлгесе, олы терәк-таяныч. Газиз әнкәебез! Безнең өчен синнән дә кадерле, синнән дә изге кеше юк дөньяда. Уйчан, диңгез кебек тирән карашыңда күпме сер, без белмәгән күпме авырлыклар йөге яшерелгәндер. Ә син барыбер бирешмәдең, күз ачкысыз бураннарда юлыңны дәвам иттең. Әтиебез белән гомер атына җигелеп тормыш тарттыгыз. Без сездән көч алып, илһам алып яшибез. Киләчәктә дә сезгә шулай бергә куанып яшәргә, озын тыныч гомер кичерергә насыйп итсен. Юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын!
Иртәгесен сызылып аткан таңнар
Олы шатлык алып килсеннәр.
Картлык көннәрегез тигезлектә
Бәхет белән имин үтсеннәр.
Иң матур, саф теләкләр белән яраткан балаларыгыз, оныкларыгыз.
Шушы көннәрдә безнең Хаҗиевлар гаиләсендә зур шатлык - Сәет авылында яшәүче кадерле әнибез, әбиебез Халисә Нигъмәтулла кызы 4 мартта 75 яшьлек олуг юбилеен, әтиебез Рәхим Хаҗи улы 12 мартта туган көнен билгеләп үтәләр.
Кадерлеләребез! Гомер бәйрәмнәрегез белән ихлас котлап, иң матур, иң җылы теләкләребезне сезгә юллыйбыз.
Без - иң бәхетлеләрдер, чөнки кайчан кайтып керсәк тә, өзелеп көтеп алучы, гомере буе без - балалары, оныклары хакына яшәүче газизләрдән-газиз әти-әниебез бар.
Киң җиһанның бөтен матурлыгын сабыр күңеленә җыйган кадерле әниебез! Син күпләр сокланырлык үрнәк хезмәт һәм тормыш юлы үттең. Олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, һәркемгә дә ярдәмчел, сабыр холыклы, әтинең тугры гомер юлдашы, гаилә учагын сүндерми саклаучы уңган-булган хуҗабикә булып туганнарыңа, якыннарыңа, дусларыңа мәрхәмәт һәм игелек кылып, күркәм гомер кичерәсең. Ходай биргән һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып, балалар бәхетенә сөенеп яши беләсең.
Кадерле әти! Син - безнең олы терәк, таянычыбыз. Синдәй әти булу - олы бәхет, олы дәрәҗә ул. Әти булган өйнең нигезе нык, табыны да һәрчак түгәрәк диләр. Без ныклы нигезле, түгәрәк табынлы булган өйдә үсеп, олы тормышка аяк бастык. Безгә яхшы тәрбия биргәнең, эшкә өйрәткәнең өчен рәхмәт сиңа. Без синең белән чиксез горурланабыз. Киләчәктә дә гаиләбезнең ныклы терәге булып, әниебез белән тигезлектә яшәргә язсын үзегезгә.
Әти-әни, тормышлар кадерле бит
сез булганга,
Безнең өчен сез - ныклы терәк.
Сөенеп яшәгез, тормыштан
ямь-тәм табып,
Сез безгә кадерле, сез безгә бик кирәк.
Иң җылы, иң изге теләкләр белән сезне өзелеп яратучы балаларыгыз Ринат-Ландыш, Рөстәм-Тәнзилә, Ләйсән-Сәдит, оныкларыгыз Рамил-Айгөл, Ранис, Рамис, Алмаз, Алсу, Азамат, оныкчыгыгыз Рамина.
Иске Абдул авылында яшәүче кадерле кешебез Резедә Хасият кызы Сафинаны 45 яшьлек күркәм юбилее белән ихлас котлыйбыз.
Газизебез! Табигатьнең матур чорында - ямьле яз айларының беренче көннәрендә тугангадыр, үтә дә тыйнак, сабыр холыклы, һәркемгә ярдәмчел син, башкаларның ихтыяҗын үзеңнекеннән өстен куеп яшисең. Иңнәреңдә гаять зур җаваплылык - Иске Абдул авыл җирлеге халкы мәнфәгатьләрен кайгырту һәм әлеге вазыйфаны син бар тырышлыгыңны куеп башкарасың. Шуның өстенә бик тәвәккәл, тормышта кайнап яши белүче затлардан син. Кешелекле, гади, эчкерсез булганың өчен авылдашларың арасында да абруең зурдан. Гаиләдә исә уңган-булган хуҗабикә, тугры гомер юлдашы, өзелеп яратучы әни син. Дөньядагы иң гүзәл сыйфатларны үзеңә мулдан җыйгансың. Күзләреңдә нур балкый, йөзең һәрчак шат, ягымлы. Аллаһы Тәгалә сине саулык-сәламәтлектән аермасын. Киләчәктә дә тигезлектә, һәр туар таңга куанып, бәхеттә-шатлыкта, муллыкта яшәргә насыйп булсын.
Котлы булсын, кадерлебез, юбилеең,
Гөлчәчәктәй үтсен һәр көнең.
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең.
Сине яратып тормыш иптәшең Илсур, кызларың Зөһрә, Чулпан. Безнең теләкләргә әниебез Бәһиҗә дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев