Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

55 яшьлек юбилее белән ихлас йөрәктән тәбрик итәбез!

17 июня 2022, 14:11

1415

0

0

Тормыштагы борчу-шатлыкларны уртаклашып яши белүче көчле рухлы, нинди хәлләрдә дә өмет кояшын сүндерми торган тормыш иптәшемне, һәрвакыт таяныч булырдай кайгыртучан әтиебез, туганыбыз  “Сәйдәшев” исемендәге АХП ҖЧҖ директоры Марат Тәлгатович Сафинны олы бәйрәме – 55 яшьлек юбилее белән ихлас йөрәктән тәбрик итәбез!
 Синдәй ирнең янәшәмдә булуы миңа һәр эштә дә көч бирә, ышанырдай, таянырдай ныклы терәгем син минем. Кулыңнан килмәгән эш юк, бар дөньябыз төзек, матур, йортыбыз гөл-чәчәкләргә күмелеп утыра. Дөньядагы иң зур байлыгыбыз—балаларыбыз, оныкларыбыз уңышларына сөенеп яшибез. Рәхмәт, әтисе, синең үрнәктә, минем күңел җылысында тормыштагы иң кадерле нарасыйларыбыз йомшак күңелле, рәхим - шәфкатьле балалар үстердек. Менә шулар яшәтә дә, яшәртә дә инде безне. Киләчәктә дә бер-беребезгә кирәк булып, кайгы-хәсрәтсез, тагын бик күп еллар шулай яраткан хезмәтеңне башкарып тормыш ямен тоеп, чөкердәшеп, күгәрченнәрдәй гөрләшеп  яшәргә язсын.  
Әтиебез, син безгә һәряклап һәрвакыт ярдәм итәсең, тормышта син безгә үрнәк.  Без синең белән чиксез горурланабыз. Оныкларга яраткан бабай да, тәрбия бирүче кеше дә син. Туганнарыңны якын итеп яшисең, үз күрәсең. Киләчәктә дә сиңа хәерле, бәрәкәтле гомер, ныклы сәламәтлек, балаларыбызның, туганнарыбызның күңел җылысын, хөрмәтен, игелекләрен, куанычларын күреп яшәргә язсын. Сәламәт булып, бәхет-шатлыкка төренеп озын-озак гомер ит. Һәр туар таң сиңа бары тик шатлык-куанычлар гына алып килсен.
Сау-сәламәт озын гомерле бул,
Яшә шатлыкларга сөенеп.
Тигезлектә озак яшәү язсын
Синең наз, җылыңа сыенып.
Сине яратып, иң изге теләкләп белән әниең Нурсинә, тормыш иптәшең Рәмзия, балаларың Алия-Руслан, Тимур-Гүзәл, оныкларың Риваль, Ранэль, апаң Тәзкирә, җизнәң Риф, барлык туганнар, кода –кодагыйлар.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X