Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Зимфира Исламованы 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

04 мая 2018, 11:40

679

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Кече Шилнә авыл мәктәбе коллективы хөрмәтле кешебез Зимфира Насыйх кызы Исламованы 60 яшьлек күркәм юбилее белән котлый.

Хөрмәтле Зимфира Насыйховна! Сез бәхетне хезмәттә тапкан, карусыз, тырыш затларның берсе. Озын, сикәлтәле хезмәт юлы үтеп тә, кешеләргә булган ихтирам-хөрмәтегезне югалтмадыгыз. Аның өстәвенә сабыр, итагатьле ханым, уңган хуҗабикә үзегез. Без сезнең кешеләр белән эчкерсез, мөлаем аралаша белүегезгә, язмыш бүләк иткән һәр көнгә куанып, канатланып яши белүегезгә сокланабыз. Бу халәтегез тирә-юньгә, якыннарыгызга, без - хезмәттәшләрегезгә дә күчә.

Киләчәктә дә кешеләр арасында абруйлы, якыннарыгызга, туганнарыгызга кирәк булып яшәргә язсын. Дан-мактауга лаеклы хезмәт юлыгыз дәвамлы, хөрмәтле булсын. Алга таба да балаларыгызның, якын кешеләрегезнең кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә язсын. Сезгә чын күңелдән саулык, тигезлек, балалар куанычы, озын гомер телибез. Тормышны яратып, тәм табып, яшисегез килеп яшәгез.

Чәчелмәсен җиләк тәлгәшләре,
Йөзгә тулсын еллар бәйләме.
Саулык белән бәхет алып килсен,
Сезгә ел да гомер бәйрәме.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев