Гөлшат Әгъзәмованы 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Түбән Суыксу авылының урта мәктәбе коллективы хөрмәтле кешебез - башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлшат Әвган кызы Әгъзәмованы 50 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрик итә.
Хөрмәтле Гөлшат Әвгановна! Сез бөтен көчегезне, белемегезне, йөрәк егәрен, тырышлыгыгызны авыр, әмма игелекле хезмәткә - балалар укытуга багышладыгыз. Сез һәрчак ачык күңелле, тынгысыз йөрәкле, сабыр холыклы, бала җанлы. Хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәт, юбилеегыз белән котлап, сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне теләп калабыз. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт аяз булсын, зәңгәр күкләр күңелегезне яктыртып торсын.
Нет комментариев