Гандәлиб Гыйләҗиеваны 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Түбән Суыксу авылының урта мәктәбе коллективы хөрмәтле кешебез Гандәлиб Гыйләҗи кызы Гыйләҗиеваны гомер бәйрәме, олуг юбилее - 90 яшь тулган көне белән тәбрик итә.
Хөрмәтле Гандәлиб Гыйләҗиевна! Шушы олы юбилеегыз белән без сезне чын йөрәктән котлыйбыз. Туар таңнарыгыз өметле, көннәрегез куанычлы, тәнегез сәламәт, җаныгыз тыныч булсын. Зәңгәр күкләр, язгы кояш сезнең күңелегезне һәрчак яктыртсын. Рух ныклыгы, бәхетле картлык телибез. Алдагы көннәрегездә дә сау-сәламәт булып, барча якыннарыгызның һәм туганнарыгызның игелеген күреп, озын-озак яшәргә насыйп итсен. Авыртмасын саныгыз, сызламасын җаныгыз, нурлы йөзегез һаман яктырсын. Ходай Тәгалә сезгә алгы көннәрдә дә бәхет-шатлыкларны арттырсын.
Нет комментариев