Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яңа Байлар авылыннан Хәния Харисованы 75 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

05 мая 2018, 07:25

648

0

0

Яңа Байлар авылыннан Хәния Харисованы 75 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Минзәлә районы Тулыбай авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Яңа Байлар авылында яшәүче кадерледән-кадерле кешебез Хәния Хаҗи кызы Харисованы гомер бәйрәме - 75 яшь тулган көне белән чиксез тәбрик итәбез.

Газизебез безнең! Гомер бәйрәмең көнеңдә иң изге, иң якты, иң матур теләкләребезне генә юллыйбыз. Син - таянычыбыз да, ышанычыбыз да, яклаучыбыз да. Балаларыңа яхшы тәрбия биреп, укытып, чын кеше итү, олы тормыш юлына бастыру өчен, бөтен барлыгыңны бирдең. Гомерең буе дөньялар түгәрәк, тормышлар мөбарәк булсын өчен җан атып яшисең. Сиңа исәнлек-саулык, иминлек, күңел көрлеге насыйп булсын.

Бердәнберебез! Без сине бик нык яратабыз, ихтирам итәбез, синең белән горурланып яшибез. Миһербанлы йөрәгеңдә бары тик без генә белгән нәфис, мәрхәмәтле, хис-тойгыларга бай йөрәк тибә. Сиңа ныклы сәламәтлек, гаилә шатлыгы телибез. Шулай бергә-бергә балаларыңның, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Безнең күңелләргә ямь өстәп, үзеңнең барлыгың белән куандырып яшә әле.

Гомер юлың әле озын булсын,
Тыныч булсын туар көннәрең.
Авыр чакта безгә терәк син,
Озак яшә, безгә кирәк син.
Алда әле сине тыныч картлык көтсен,
Гел шатланып яшә дөньяда.
Без бәхетле, таянырлык кеше,
Кадерлебез, тик син булганга.

Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев