Теләнче Тамак авылыннан Айдар Латиповны туган көне белән котлыйбыз!
Газизебез безнең! Сиңа булган кадер-хөрмәтебез чиксез. Синең уңай сыйфатларыңны исәпли китсәң, аның очы-кырые юк. Киңәшләреңне тотсак, юлларыбыз һәрчак уң, хәерлегә була. Бүгенге көндә бездән дә бәхетле кеше юк. Яшең арткан саен, сөйкемләнә, күңел матурлыгына төренә генә барасың.
Кадерлебез! Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең-мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә дә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә!
Иң изге, матур теләкләр белән яраткан улың Айрат, кызың Ләйсән. Бу саф теләкләргә әниебез Зөлфия, әбиебез Флүрә һәм барлык туганнар да кушыла.
Нет комментариев