Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Теләнче Тамак авылының урта мәктәбе коллективы Раушания Фасыйхованы 50 яшьлек юбилее белән котлый!

20 апреля 2018, 09:00

643

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Теләнче Тамак авылының урта мәктәбе коллективы хуҗалык эшләре буенча мөдир булып эшләүче Раушания Мизхәт кызы Фасыйхованы гомер бәйрәме - 50 яшь тулган көне белән ихлас күңелдән тәбрик итә.

Хөрмәтле Раушания Мизхәтовна! Хезмәтегезне яратып, җиренә җиткереп башкарасыз. Авыр эш көненнән соң гаиләгезгә хезмәт итүне бер зур шатлык итеп кабул итәсез, табыныгыз сый-хөрмәттән һәрчак сыгылып тора. Балаларыгызны җил-яңгыр тидермичә үстердегез, тормыш иптәшегез белән аңлашып яшисез, тату гомер кичерәсез. Киләчәктә дә һәр туар көнгә куанып, саулыкта яшәргә, хезмәт уңышларына ирешергә, тормыштан тәм табып, сөеп-сөелеп, балалар, оныклар бәхетенә куанып яшәргә язсын. Сау-сәламәт, озын гомерле булыгыз. Гел шундый яшь күңелле, тормыш сөючән, сабыр, мәрхәмәтле йөрәкле булыгыз, ару-талуны белмәгез, йөрәгегез бүгенгедәй ашкынулы, өметле, хыялларга бай булсын. Юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын!

Гомерләрегез булсын бәхетле,
Бәхетләрегез булсын гомерле.
Җирдә булган бөтен игелекне
Бирсен Ходай сезгә бу көнне!
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев