Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гөлшат Әгъзәмованы тормыш иптәше Таһир котлый!

05 августа 2020, 10:00

496

0

0

Гөлшат Әгъзәмованы тормыш иптәше Таһир котлый!

Кадерле тормыш иптәшем Гөлшат Әвган кызы Әгъзәмованы бергә кавышып яши башлавыбызга 30 ел тулу уңаеннан энҗе туебыз белән чын күңелемнән тәбрик итәм. 

Икебезгә бер җан, бер тән булып, матур гына тормыш йомгагын сүтәбез. Аллага шөкер мәхәббәтебезне саклап, бер-беребезне кадерләп, хөрмәт итеп, яратышып яшибез. Тормыш авырлыкларына баш бирмичә, ике кызыбызны тәрбияләп үстердек, бүгенге көндә бәхетле әби-бабай без – балдан татлы ике оныгыбызны багып, аларга тормыш тәҗрибәбезне җиткереп гомер кичерәбез. Кавышып яши башлаганнан бирле син барыбызга да күңел назыңны биреп, елмаюларың белән сөендереп яшисең. Мин районның полиция бүлегендә хезмәт куйган вакытта син 30 елдан артык гомереңне балаларга белем бирүгә багышладың. Беркайчан да зарланмадың, уфтанмадың, үзебезнең балаларга да, миңа да вакытыңны кызганмадың. Менә шушы матур сыйфатларың белән дә син һәрвакыт үзеңә гашыйк итеп яшәдең. Син булганга өебез нурлы, өстәлләребез мул, бакчабыз да шау чәчәккә күмелеп утыра. Әниемә дә син яхшы килен. 

Яшибез матур пар булып,
Икебез бер җан булып,
Күршеләргә үрнәк гаилә,
Дуслар өчен дан булып,
Изге мәхәббәт хисләрен
Вакламыйча саклыйк без.
Тормыш дигән олы юлдан
Гел янәшә атлыйк без.

Яратып һәм хөрмәт итеп тормыш иптәшең Таһир. Бу теләкләргә кызларыбыз Алия, Айгөл, киявебез Динар, оныкларыбыз Сабина, Тимур да кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев