Якты юл
  • Рус Тат
  • Иң матур сувенир-чыршы

    Начало конкурса: 11 ноябрь 2018 - 15:13
    865
    0
    0

    Якынлашып килуче Яңа ел бәйрәме алдыннан, без укучыларыбызны сөендерергә булдык. «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясе «Түбән Кама» милли паркы белән берлектә «Бүләккә сувенир-чыршы» – «Ёлочка-сувенир в подарок» дип исемләнгән бәйге игълан итә.

    Бүгенге көндә табигатьне саклау мәсьәләсе илкүләм игътибар үзәгендә. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан чыршы һәм нарат агачларына ихтыяҗны киметү, урманнарыбызны саклап калуга укучыларның игътибарын юнәлтү, балаларны табигатьне сак караш белән бәйле иҗат эшчәнлегенә тарту -төп максатыбыз.

    Район мәктәпләрен шушы күркәм бәйгедә катнашырга чакырабыз. Шартлар гади: һәрбер уку йорты укучылар тарафыннан ясалган бер сувенир-чыршы тәкъдим итәргә тиеш. Әзер эшләрне фотога төшереп, газетабызның Инстаграм (@yakti_ul) социаль челтәренә урнаштырырга кирәк. Моның өчен безнең аккаунтка язылган булу шарт. Иҗат җимешләре 25нче декабрьгә кадәр кабул ителә. Иң яхшыларын газета журналистлары һәм «Түбән Кама» милли паркы белгечләреннән торган махсус комиссия билгеләячәк. Лауреат, дипломант исеменә лаек булучыларны милли паркның «Малый бор» туристлык комплексында әзерләнгән Яңа ел бәйрәмен тамаша кылырга чакырабыз. Җиңүче мәктәпләрнең иҗат эшләре «Малый бор» комплексында оештырылган күргәзмәгә куела.

    Бәйге нәтиҗәләре газетаның Яңа елга багышланган 28нче декабрь санында нәшер ителәчәк. Гомуми нәтиҗәләр белән шулай ук Инстаграм челтәрендә һәм безнең tukai-rt.ru cайтында танышырга мөмкин.

    Чтобы проголосовать, необходимо авторизоваться.
    Реклама
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: