Җәүһәрләр табыла тора

14.01.2018 12:40 | Яңалыклар Печать

Иштирәк авылында туып, Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы Рафис Сәлимҗановның яңа гына табадан төшкән «Төркиләрнең бөек теле» («Великий язык тюрков») дигән китабының кулыма эләгүен бик сөенеп кабул иттем. Беренчедән, ул да минем үк КДУ тәмамлаган кеше, икенчедән, Рафисның кулъязмалары белән әзрәк танышкан да идем.

Бу китапны ачып укый башлау белән, гаҗәеп дөньяга кереп киттем мин. Горурлык хисе җаныма, тәнемә таралды. Туган телебезгә ясалган мәкерле һөҗүмнән яраланган җаным иң кирәкле даруын, шифасын алган күк булды. Барча укытучыларга, тел галимнәренә, Россиянең төрле партия җитәкчеләренә өстәл китабы булырга тиеш бу хезмәт дигән фикер яшендәй чагылып үтте. Бөтен дәүләт җитәкчеләренең дә кулларына тоттырасым, алтыннардан кыйммәт фикерләрне аларның башларына тутырасым килде.

Сатира, юмор белән сугарылган бу китапны әз генә көлеп тә, ә фикерләрнең төбенә төшкәч елап та укырга мөмкиндер. Йөзләгән атаклы исемнәр, искиткеч акыллы фикерләр, фәлсәфә... Һәр кечкенә кисәген укыгач та туктап фикерләргә, аңларга тырышырга кирәк. Мондагы бар мәгънәләрне ачар өчен, үзеңнең дә белемле булуың мөһим. Надан адәм өчен «үз кырыкканы кырыккан»га калуы бар. Авторның күпнокталары да әллә ниләр көтәләр, безне эзләнүгә этәрәләр, әлегә кадәр табылмаган хәзинәләребезне ачарга, халыкка җиткерергә кушалар кебек. Тарихны кабатлап, онытылганнарны искә төшерергә дә ярдәм итә бу сатирик повесть-эссе. Бөтен Россия киңлекләренә чәчелгән төрки-татар географик атамаларын әйтеп китүе белән дә автор үзенең максатына ирешәдер, мөгаен. Күп урында үзе биргән сорауларына үзе үк җавап та бирә автор. Байтак кына урыннарда җавапны укучыдан алырга тели. «Һәр кешенең күңелендә Аллаһы, – ди Рафис. – Димәк, кешегә атам дип, сез Аллаһыга атасыз!» Менә шуны барысына да ничек төшендерергә?! Бу китап – бар халыкны акылга килергә чакыручы. Сугышларны булдырмау да үзебездән тора бит. Александр Македонский, Юлий Цезарь, Наполеон Бонапартлар белән чагыштырганда, Чыңгызханның хәрби осталыкта да, илләрне берләштереп тотуда да, идарә итүдә дә, толерантлыкта да, диннәргә караш буенча да барысыннан да күпкә өстен икәнлеген гади генә мисаллар белән исбатлаган язучы. «Чыңгызхан империясендә урлашу-талау да, үзара сугышлар да туктатыла, сәүдә үсә. Ун процентлы ясактан башка бернинди налог та җыелмый. Бер генә Европа дәүләтендә дә бу хәл күзәтелми. Менә шундый эшләрдән соң аны надан кыргый дип әйтеп кара инде!» – ди Рафис. Чынлап та шулай ич! Китапта анекдот-мәзәкләр дә җитәрлек, әйтем-мәкальләр, канатлы сүзләр дә күп. Алар барысы да авторның фикерләрен ныгыталар, дөреслекне исбатларга ярдәм итәләр. Төрки халыкларның бөеклеген үзенең шушы сатирик повесте белән исбатлаган язучыга баш иеп рәхмәт әйтәсем килә. Миннән генә торса, Россиянең иң зур премия-бүләген дә аңа тапшырыр идем.

Зәбир Хәлимов. 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике